2016 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск һәм Яңа Чишмә районнары буенча бүлекләреннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу фактлары буенча тикшерүләр материаллары карап тикшерү һәм карарлар кабул итүгә алынды.
Полиция хезмәткәрләре Казан – Оренбург автомобиль юлының 87нче чакрымында RENAULT SANDERO STER машинасының багаж бүлеген тикшергәндә Россия Федерациясе законында билгеләнгән товарны озату документлары, этикеткалары, маркировкасы булмаган, үтә күренмәле сыекча тутырылган 5әр литрлы 2 полиэтилен савытка тап булган. Продукция хуҗасы – Казанда яшәүче ир-ат әйтүенчә, хатыны белән бергәләшеп Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендәге бакчаларына барышы икән. Ә пластик шешәләрдә – кибеттә сатып алынган шешәләрдән агызылган аракы, имеш.
Полиция хезмәткәрләре “Әзи – Чирмешән – Шонтала” автомобиль юлының 19 нчы чакрымында ВАЗ 217130 машинасын тикшерү барышында Россия Федерациясе законында билгеләнгән товарны озату документлары, этикеткалары, маркировкасы булмаган, составында этил спирты билгеләре булган үтә күренмәле сыекча тутырылган 5әр литрлы 8 полиэтилен савытка юлыккан. Продукция хуҗасы – Самара өлкәсендә яшәүче ир-атның Тольяттидан Түбән Кама шәһәрендә яшәүче туганнарына кайтып килеше икән. Аңлатмасына караганда, продукцияне Самара шәһәрендә «Родник» ҖЧҖ җитештергән аракы дип саткан таныш булмаган ир-атлардан савытын 500әр сумнан сатып алган.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре легаль булмаган алкогольле продукция сату фактлары буенча административ тикшерүләр алып бара.