2016 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә 4 нче урта мәктәп укучыларының аң-белемнәрен үстерү максатыннан чыгып кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту-өйрәтү характерында чара үткәрде.
Чара барышында укучылар, кулланучы буларак, үз хокукларын якларга, кулланучы буларак, үз-үзен дөрес итеп тотарга өйрәнде. Аларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законында билгеләнгән кулланучыларның төп хокуклары аңлатылды.
Балаларның шуңа төшенүләренә өметләнәбез: үз хокукларыңны белү, алардан файдалану осталыгы килеп туган бәхәсле хәлләрнең тиз генә очына чыгу, баштан ук аларның килеп чыгуын кисәтү, актив гражданлык позициясенә ия булу, үзеңне һәм куллану базарында катнашучы башкаларны ихтирам итү мөмкинлеге бирә.
Чарада катнашкан барча кешегә «Вестник потребителя» газеталары, кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде.