Гафиатуллин урамында урнашкан "Продукты" кибетендә сатучы булып эшләүче 60 яшьлек ханымга балигъ булмаган үсмерне җәмгыятькә каршы гамәлләр кылуга җәлеп иткән өчен җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала. Бу сатучы сентябрь аенда ике тапкыр балигъ булмаган үсмергә хәмер продукциясе сатканда тотылган
Шулай ук Төзүчеләр проспектында урнашкан "Алдина" кибетенең ике сатучысы һәм Зарипов урамындагы "Удобный" кибете сатучысы да балигъ булмаганнарга алкогольле продукция саткан өчен административ җаваплылыкка тартылган. Суд карары нигезендә аларга 30ар мең сум күләмендә административ штраф салынган.
Бу хакта бүген гомумшәһәр планеркасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт шәһәре буенча бүлеге начальнигы урынбасары Илшат Шәмсин хәбәр итте.