Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы “ике төрле максаттагы” косметика средстволарын сатуга каршы көрәшне дәвам итә.
Октябрь башында әнә шундый ике факт билгеләнгән. 6 октябрь көнне Кәләй станциясендә урнашкан бер кибет сатучысы 2 савыт косметика лосьонын сатып җибәргәндә тикшерүчеләр “кармагына” эләккән. Полиция хезмәткәрләре кибетне тикшерү барышында 36 данә «На бруньках» лосьонын табып алган. 7 октябрь көнне Әлмәт шәһәренең «Кстати» кибетендә дә шундый ук хәл булган. Бу юлы полиция хезмәткәрләре тикшерү барышында 2 савыт «Хлебный» косметика лосьонына һәм 50 данә «Чистый аромат» лосьонына тап булган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әлеге фактлар буенча административ тикшерү алып бара.