Без көн саен нәрсәләрдер сатып алабыз, төрле хезмәт күрсәтүләрдән, әйтик, көнкүреш хезмәтләреннән файдаланабыз, продуктлар алабыз, әмма мондый очракларда кулланучы булып торуыбыз, сатып алынган товар яки күрсәтелгән хезмәтнең сыйфатсыз икәнлеге ачыкланганда билгеле бер хокукларга ия булуыбыз турында уйлап та карамыйбыз.
Шуны истә тотып, 2016 елның 18 октябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина Әтнә районы Яңа Шашы урта мәктәбендә 7,8,9 нчы сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары өчен, кулланучы буларак, аң-белемнәрен үстерү максатында очрашу үткәрде.
Очрашу барышында балалар “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нормаларыннан файдалану күнекмәләренә, куллану культурасы үзенчәлекләренә төшендерелде.
Мәктәптә мондый чараларны үткәрүнең максаты – мәгълүматлы, бәйсез кулланучы тәрбияләү, балаларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә тиешле белемнәр бирү, кулланучы буларак, үзләренең хокукларын якларга өйрәтү. Элемтә чаралары, фото-видео техника һәм персональ компьютерлар, азык-төлек сатып алганда кулланучының һәм сатучының хокуклары-бурычлары аерым игътибар үзәгенә алынды.
Лекциядә катнашучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр, «Вестник потребителя» газетасының соңгы саннары өләшенде, алга таба мөрәҗәгать итү очрагында элемтәгә керү өчен телефон номерлары калдырылды.