Әтнә районы Кышлау авылында гражданнарны кабул итү

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

 2016 елның 18 октябрендә Әтнә районы Кышлау авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Л.И.Абдуллина катнашында гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды.

Авылда яшәүчеләр, кабул итүнең буласы турында алдан ук хәбәр итеп куелганлыктан, төп-төгәл билгеләнгән вакытта үзләрен борчыган сораулар белән хезмәткәрләребезгә мөрәҗәгать итте. Кабул итү барышында көнкүреш техникасының, планшет, аяк киеменең сыйфатсыз булып чыгуына, ремонтлау срокларына кагылышлы һ.б. мәсьәләләр каралды. Шулай ук эшмәкәрләрдән алкогольле продукцияне сату өлкәсендә төрле сораулар алынды.

Гражданнар һәм эшмәкәрләрнең барлык сорауларына, алга таба гамәлдәге законнардан тайпылмыйча эшләү өчен, тиешле җаваплар һәм киңәш-тәкъдимнәр бирелде. Чарада катнашучыларга товарлар сатып алганда уяулык күрсәтергә – сатудагы товарларның яраклылык сроклары һәм саклау шартларына игътибар итәргә, сыйфатсыз һәм саклау срогы чыккан товарларны сату очраклары турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International