Әлмәттә бер пенсионер ханым үсмергә хәмер саткан өчен хөкем ителәчәк

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Әлмәттә яшәүче 60 яшьлек бер ханым инде икенче тапкыр үсмерләргә хәмер сатканда тотылган. Быелның сентябрендә ул Гафиатуллин урамындагы «Продукты» кибетендә ике тапкыр спиртлы эчемлекләрне законсыз сатканда тикшерүчеләр “кармагына” эләккән. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә, дип хәбәр итә «Альметьевск-ТВ».

Шулай ук Төзүчеләр проспектында урнашкан «Алдина» кибетенең ике сатучысына һәм Зарипов урамындагы «Удобный» кибете сатучысына балигъ булмаганнарга хәмер саткан өчен  30 000 ар мең сумлык штраф салынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International