Мәктәп укучылары арасында ел саен үткәрелә торган республика олимпиадасының иң кызган чагы. Аның беренче этабы тест биремнәрен үтәүдән, икенче этабы - иҗат эшеннән гыйбарәт булды. Шушы ике этап нәтиҗәләре буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы карамагындагы районнардан: Мамадыш районыннан – 1 укучы, Менделеев районыннан – 1 һәм Актаныш районыннан 3 укучы олимпиаданың ике этабы аша үтүгә иреште.
Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре олимпиаданың өченче – йомгаклау этабына үтүчеләр белән агарту эше алып бара, шулай ук урыннарда консультация өстәлләре оештырыла, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” №2300-1 РФ законы, “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында” 19 гыйнвар, 1998 ел, N 55 РФ Хөкүмәте карары аңлатыла. Балаларга тиешле мәгълүматлар тормыштан мисаллар китереп, уен рәвешендә ирештерелә. Укучылар кулланучылар хокукларын яклау буенча тест биремнәре үти, төрле мәсьәләләр чишә.
Белем эстәүнең әнә шундый формалары – бик нәтиҗәле, һәм алар укучыларда гаять зур кызыксыну тудыра. Олимпиадада катнашучыларга, үзлектән өйрәнү өчен, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе бастырып чыгарган буклетлар, брошюралар һәм «Вестник потребителя» газетасының соңгы саннары өләшенде.
Чаллы территориаль органы олимпиадада катнашучыларның һәммәсенә саулык-сәламәтлек, җиңүгә омтылыш, күтәренке кәеф-рух, бернинди дә кыенлыкларга карамастан, һәрвакыт куелган максатларга ирешергә тырышу, уңышсызлыккка юлыкканда күңел төшенкелегенә бирешмәү тели.