Арча районы Иске Кырлай авыл җирлегендә чаралар

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

 2016 елның 20 октябрендә, план-график нигезендә һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарны хокукый яктан агарту максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Л.И. Абдуллина Арча районы Иске Кырлай авылында гражданнарны кабул итү оештырылды

 Авылда яшәүчеләрнең күбесе үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар табу мөмкинлеген кулдан ычкындырмады. Алар кулланучылар хокукларын яклау турында гамәлдәге закон нигезендә тулы аңлатмалар алуга иреште. Сыйфатлы товарны кире кайтару, товар һәм хезмәтләр күрсәтү турында мәгълүматларның эчтәлегенә, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына кагылышлы һ.б. төрледән-төрле сораулар бирелде. Авыл кибетләренә ЕГАИС системасын кертүгә дә кагылып үтелде.

Авылда яшәүчеләрнең теге яки бу проблема килеп чыкканда иң элек авыл советы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итүен истә тотып, бу хезмәткәрләр өчен, кулланучылар хокукларын яклау турында төп закон нормаларын аңлатып һәм тормыштан мисаллар китереп, семинар үткәрелде. Тиз генә киңәш-табыш алу өчен территориаль орган хезмәткәрләренең элемтәгә керү өчен телефон номерлары бирелде.

Шулай ук территориаль орган хезмәткәрләре авыл җирлеге территориясендә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы сәүдә объектларында булды. Аларның хезмәткәрләренә, куллану базары өлкәсендә закон бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә, киңәш-тәкъдимнәр ирештерелде. Ә инде Б.И.Кадыйров алкогольле продукцияне сатуны ЕГАИС системасында теркәү буенча эш барышын тикшерде.

Чараларда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту характерындагы буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасының соңгы саннары өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International