Әлмәттә полиция һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре янә “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сату һәм әйләнештә йөртүнең 3 очрагын ачыклаган.
Луговая урамындагы «Садко» кибетендә 106 савыт косметика лосьоны сатудан алынган. Шулай ук «Юлдаш» сәүдә комплексында 83 нче контейнердан өч атамадагы 181 данә косметика лосьоны табылып, контейнер хуҗасы әлеге продукциясеннән мәхрүм калдырылган. Гомумән, полиция һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре барлыгы якынча 30 литр күләмендә спиртлы косметика продукциясен сатудан алган. Бу фактлар буенча административ тикшерү кузгатылган.
- Кибетләр хуҗалары белән мондый продукция сатуны туктату зарурилыгы турында үткәрелә торган аңлату эшенең нәтиҗәсе озакка бармый. Мәсәлән, «Лючия» кибетендә “фанфурик”лар “киштә асты сәүдәсе”ндә әледән-әле пәйда булып тора. Әлмәт территориаль органы һәм полиция хезмәткәрләре мондый продукциянең кибетләрдә сатылуына кирә кую өчен мөмкин булган барлык чараларны күреп килә, - ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева.