«Распродажа!!!» Sale! Sale! Бу рекламага битараф калган кеше бармы икән? Булса да, бик аздыр, мөгаен. Кибеткә кергәч, барыбыз да гүя гипноз тәэсирендәге кешеләр сымак нәкъ менә шушы реклама эленеп торган бүлеккә ашыгабыз ләбаса!
Sale! 30%,50%,70% һәм хәтта 90% лы ташламадан акылыбызны җуяр дәрәҗәгә җитеп, сыйфатлы булса-булмаса да, кирәк булса-булмаса да, “распродажа”га чыгарылган товарны ике дә уйлап тормастан сумкабызга шудыру ягын карыйбыз.
Фәкать өйгә кайткач кына ташламалы, әмма сыйфатсыз товар сатып алганыбызны аңлыйбыз. Менә шунда Sale! 90% шатлыгы санаулы мизгелләр эчендә таралып юкка чыга да инде. Кибетнең бер почмагында эленеп торган “Распродажа”дан сатып алынган товарны алыштырып яки кире кайтарып булмый”дигән белдерү дә нәкъ шул чагында гына кылт итеп искә төшә...
Әмма ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре шуны аңлатып үтмәкче: товарның кайда – кибеттән яки базарданмы, гадәти бәядән яки ташламалы бәядәнме сатып алынуында бернинди дә аерма юк, нинди товар сатып алуына карап кына кулланучының хокуклары үзгәрми, дип, законда бик ачык итеп язылган.
Ташламалы бәядән сатып алынган товар техник яктан катлаулы товарларга кереп, анда кимчелекләр пәйда булган очракта, 15 көн эчендә аны кире кайтарып бирергә була. Ә инде бу срок чыкканнан соң аңа бушлай гарантия ремонты ясатуга хокук барлыкка килә. Ремонтлап булмаса, сатучы товарны башкасына алыштырырга яки кулланучыга түләнгән акчасын кире кайтарырга тиеш.
Кулланучы кире кайтару мәсьәләсендә чикләүләргә ия булмаган һәм техник яктан катлаулы булып тормаган товарны 14 көн эчендә, ә инде товарда кимчелекләр ачыкланган очракта – гарантия срогы дәвамында кире кайтаруга хокуклы. Гарантия срогы күрсәтелмәгән булса яки ул ике елдан кимрәк тәшкил итсә, ике ел эчендә кулланучы буларак үз хокукларыңны яклау мәсьәләсендә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.