Чаллы шәһәре башкарма комитетында 2016 елның 18 октябрендә Икътисадый үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү идарәсе Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы һәм “Алкоторг” ҖЧҖ белән берлектә шәһәрнең җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләре белән эшлекле очрашу уздырды.
Очрашу барышында һәр тәгаен предприятиенең алкоголь продукциясен сату күләмнәре турында; төяп җибәрелгән продукция өчен исәп-хисапның торышы турында; Яңа ел корпоративларын уздыруга әзерлек турында мәсьәләләр карап тикшерелде. “Алкоторг” ҖЧҖ вәкилләре эшлекле очрашуда катнашучыларга алкоголь продукциясенең яңа төрләрен күрсәтте, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан тәкъдим ителүче акцияләр турында тәфсилле мәгълүмат бирде.