2016 елның 22 сентябрендә Казан – Ульян автомобиль юлының 110 нчы чакрымында Буа районы полиция хезмәткәрләре Казан шәһәрендә яшәүче кеше идарә иткән ГАЗ 3010 “Валдай” автомобилен туктатты.
Автотранспортны караганда, аның кузовында Казахстан Республикасында эшләнгән 2 тоннадан артык (яртлы литрлы 4200 шешә) спиртлы продукция барлыгы ачыкланды. Шешәләргә “Азык-төлек өстәмәсе – “Наполеон” хуш исләндергече, катылыгы 45 %” дип язылган этикеткалар ябыштырылган.
Хәзерге вакытта бу факт буенча административ тикшерү бара. Алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде.