Һиндстан базары

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

Чаллы шәһәрендә 2016 елның 14 октябреннән 23енә кадәр “Экспо-Кама” күргәзмәләр үзәгендә “Һиндстан базары” интернациональ ярминкәсе узды.

Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ярминкәдә катнаштылар. Анда кулланучылар өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Ярминкәдәге һәр сатып алучының консультация һәм аларның хокуклары бозылу өлкәсенә кагылышлы сорауларына квалификацияле җаваплар алу мөмкинлеге булды.

Ярминкәгә керүгә, һәр килүче кеше эссе Һиндстан мәдәнияте атмосферасына, шәрык базарының гүзәл экзотикасына эләгә. Ярминкәгә табигый материаллардан кулдан эшләнгән әйберләрнең киң ассортименты, йорт аксессуарлары, чын һинд чәе, кыйммәтле һәм ярымкыйммәтле металлардан һәм ташлардан ясалган бижутерия, кием-салым, дизайнерлар уйлап тапкан яулыклар, сумкалар, сыннар, ислемайлар, табигый косметика һәм башка бик нәрсәләр куелган иде.

Шәһәрдә яшәүчеләр һәм килгән кунаклар бу ярминкә белән бик кызыксындылар. Чәй, тәмләткечләр һәм табигый косметикага сорау аеруча зур иде. Һәркем җаны теләгән әйберне сатып ала алды һәм диңгез артыннан килгән сыйфатлы товарга кинәнде.

Ярминкәгә килүчеләр бүләккә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе чыгарган “Мех эшләнмәләрен сатып алучыга кулланма”, “Җирле продукциянең өстенлекләре турында” дигән буклетлар да алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International