Милли сәүдә маркасы

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

2016 елның 22-23 октябрь көннәрендә Чаллы шәһәрендә "Милли сәүдә маркасы" республика фестиваль-конкурсының зона туры булды.

КамАЗ мәдәният йортында җыр-биюле бик күркәм һәм әһәмиятле чара узды. Фестивальгә килүчеләр җирле җитештерүчеләрнең азык-төлек товарларын татып карый алды.

Фестивальгә Татарстан Республикасының 30дан артык эшкуары үз продукциясен алып килгән иде. "Просто молоко" ҖЧҖ, "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖ, "Чаллы-ит" ҖЧҖ, "Чаллы-икмәк" ЯАҖ, "Эссен Продакшн АГ" ЯАҖ,  ИП Мотыйгуллин Р.М. кебек танылган җитештерүчеләр чыгара торган продукциянең дегустациясе оештырылды.  "Милли сәүдә маркасы" исемен алу өчен, 

"oltmanns", Абакан ярымфабрикатлары, Касыйм сөт комбинаты, "Мясной пир" ит эшкәртү комбинаты, ИП Цыганкова В.М. продуктлары һәм башка бик күпләр ярышты.

Составына ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының кулланучылар базары бүлеге вәкилләре, бәя куючылар берлеге, сертификат бирү бүлеге, Роспотребнадзор, стандартлаштыру һәм сыйфат проблемалары органы, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре кергән жюри тәкъдим ителгән товарларны татып карады һәм күптөрле критерийлар буенча бәяләде. Төп критерий - әлбәттә, товарның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы.

Башкарылган эш нәтиҗәсендә жюри әгъзалары азык-төлеккә генә түгел, сәнәгать товарларына да югары бәя бирде. Балтач районы - кулдан үреп ясалган "Ива мебель" җиһазын, Кукмара районы - "Кукмара метал савыт-саба заводы" савыт-сабасын, Биектау районы "Бөреле" ЯАҖнең мех эшләнмәләрен тәкъдим итте. Комиссия Татарстан Республикасы территориясендә җитештерелгән сыйфатлы товарларның чит илләр базарына чыгу мөмкинлеге булуны да билгеләп үтте.

"Милли сәүдә маркасы" ТР ДУП фестивален оештыручылар конкурста катнашкан барлык эшкуарларны бәйрәм белән тәбрик иттеләр, яңа идеяләр, зур планнар һәм аларның тормышка ашуын, бәйрәм кәефе һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләр муллыгы хакына сәүдәләрнең әйбәт баруын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International