Хәзерге заман базар икътисады төп бурычлары иң кыска вакыт эчендә гаять зур керем алу булган предприятиеләр арасындагы даими көндәшлектән гыйбарәт. Кызганыч ки, бу максатны гамәлгә ашыру өчен, кайбер предприятиеләр төрле хәйләләргә, шул исәптән тоткан чыгымнары суммасын киметү өчен, сыйфатсыз чимал сатып алуга баралар. Дәүләтнең андый намуссыз эшкуарларга йогынты ясау рычагы бар: ул – “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” закон һәм хокуклары бозылган кулланучыларның мәнфәгатьләрен яклаучы оешмалар.
2016 елның 20 октябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Арча районының Иске Кырлай авылындагы “Гөлнара” ҖЧҖ һәм “Сервис-Агро” ҖЧҖ сәүдә объектларында сатучылар өчен семинар-уку уздырдылар. Анда катнашучыларга Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә, “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” РФ законына туры китереп, аңлатмалар бирелде. Аерып әйткәндә, сатучылар сатыла торган товарларның бәя язуларын һәм кулланучы почмагын ясау кагыйдәләре турында, сатучы һәм товарлар хакында дөрес мәгълүмат булуның мәҗбүрилеге турында, оешманың элмә тактасы, товарлар турында мәгълүматның рус телендә язылуы, товарларның яраклылык вакытын һәм саклау шартларын күз уңында тоту турында консультация алдылар.
Бу чаралар кулланучылар базарында эшләүче эшкуарларның һәм сатучыларның хокукый белемнәрен күтәрү (шул исәптән кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча да) максатыннан уздырылды.