Алкоголь урынына – лосьон

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Полиция һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре спиртлы косметик лосьоннар буенча эшләүне дәвам иттерәләр, чөнки экспертиза тикшерүләренең нәтиҗәләре флаконнарда лосьон түгел, ә су белән сыеклатылган спирт булуын күрсәтә.

Мондый төрдәге спирт белән күбесенчә шәхси эшкуарлар сату итә, ләкин ачыктан-ачык түгел, ә итәк астыннан гына. Алар косметик максатлар өчен чыгарылган лосьоннарның көчле алкогольле эчемлеккә альтернатива буларак кулланылуын аңлый. “Фанфуриклар” һәм контрафакт сатучыларны әхлак мәсәьәләләре дә, административ штрафлар да куркытмый, әлеге продукцияне тартып алу гына аларга сизелерлек зыян китерә.

19 октябрь көнне “Чиста аромат” дип аталучы шундый продукция Бөгелмә шәһәренең Горький урамында урнашкан “Сокол-3” кибетенең хуҗалык товарлары бүлегеннән алынды.

20 октябрьдә Азнакай шәһәре базары территориясендәге сәүдә павильоныннан “Чиста аромат” лосьоны һәм медицинада зарарсызландыру өчен кулланыла торган эремә тартып алынды. Шунысы игътибарга лаек: бу павильонда сатылучы төп товарлар булып, колбаса һәм сөт ризыклары санала. Спиртлы продукция “бонус” яки ияртеп бирелүче товар сыйфатында кулланыла, күрәсең.

22 октябрьдә Ютазы районының Димтамак авылында 360 флакон “Каен бөреләре” лосьоны сатудан алынды.

Шулай ук 22 октябрь көнне Россиянең ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге хезмәткәрләре, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә, Әлмәт шәһәренең Загородная урамындагы “Изюминка” кибетендә косметик лосьон сатылу фактын ачыкладылар. Сатучының эш урынын һәм склад бүлмәләрен караганнан соң, 434 флакон “Хлебный” һәм “На бруньках” лосьоннары табылды.

Бу фактлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре административ тикшерүләр үткәрә.

Хокук саклау һәм контрольлек итүче органнар спиртлы продукцияне законсыз әйләнештән алу буенча рейдларны дәвам иттерәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International