2016 елның 21 октябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Әтнә районының Олы Әтнә авылында урнашкан күчмә сәүдә объектына барып, шәхси эшкуар М.Н. Минһаҗевага карата планнан тыш тикшерү үткәрделәр. Тикшерү кулланучы N гаризасы нигезендә уздырылды. Ул, урамдагы бөтен пычрак һәм тузанның азык-төлеккә утыруын, товарның җитештерүчеләре, составы, җитештерелгән вакыты һәм яраклылык срогы турында бернинди мәгълүматсыз һәм документларсыз, бәя язуы куелмаган килеш сатылуын хәбәр итеп, планнан тыш тикшерү уздыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде.
Тикшерү вакытында Товарларның аерым төрләрен сатуның РФ Хөкүмәтенең 19.01.98 ел, № 55 карары белән расланган кагыйдәләрен бозуның югарыда әйтелгән барлык фактлары да ачыкланды. Тикшерү акты төзелде, материал, карап тикшерү өчен, Роспотребнадзорның ТР идарәсе Биектау (Арча) районындагы территориаль органына җибәрелде.
Шулай ук сәүдә чатыры сатучысы белән стационар булмаган сәүдә урыннарында сәүдә итүнең тәртибе һәм кагыйдәләре турында аңлату әңгәмәсе үткәрелде. Объектларны урнаштыру һәм планлаштыру, аларның техник яктан җиһазлануы санитария, янгынга каршы, экология таләпләренә һәм башка нормаларга һәм кагыйдәләргә, товарны кабул итү, саклау һәм сату шартларына җавап бирергә, шулай ук хезмәткәрләрнең эш шартларын һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен тәэмин итәргә тиеш. Товарларны сату Товарларның аерым төрләрен сатуның Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары белән расланган кагыйдәләренә туры китереп башкарыла. Сатыла торган барлык товарларның аларның кайдан килүен күрсәтүче документлары, шулай ук сыйфат сертификатлары (яки аларны алыштыручы документлар) булырга тиеш.
Сатуда булган барлык азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар үрнәкләре бертөрле һәм аңлаешлы итеп язылган, шәхси эшкуарның фамилиясе һәм инициаллары яки юридик затның атамасы, товарның атамасы, аның сорты, бер берәмлек товарның бәясе, язылу көне күрсәтелгән бәя язулары белән тәэмин ителергә тиеш.