Мамадыш районында комплекслы чара узды

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

25 октябрьдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Мамадыш муниципаль районында комплекслы чара уздырды.

Мамадыш шәһәренең “Кайгырту” пансионатында өлкән буын кешеләре белән очрашу оештырылды. Уздырылган очрашуның максаты – “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” РФ законының төп статьяларын аңлату, РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 10 ноябрендәге “Техник катлаулы товарларның исемлеген раслау турында” № 924 карары белән таныштыру иде. Ял итүче 20 кеше очрашуда актив катнашты, көнкүреш техникасын һәм авыруларны караганда кулланылучы товарларны алмаштырып алырга яки кире кайтарырга ярау-ярамау турында, ТКХ хезмәтләрен күрсәтү өлкәсенә караган, сыйфатсыз азык-төлек товарлары эләккән сатып алучының нинди гамәлләр кылырга тиешлеге турында сораулар бирделәр. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре куелган сорауларның барысына да аңлаешлы итеп җавап бирде, үзләре чыгарган буклетлар таратты.

Мамадыш шәһәренең 2 нче номерлы лицеенда эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре “Кулланучыларның хокукларын яклау” дигән темага мәктәп укучылары арасында ел саен уздырылучы Республика олимпиадасының өченче туры катнашучысы белән очрашты. Очрашу барышында “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” РФ законын аңлаттылар, төрле мисаллар ярдәмендә тест биремнәрен эшләштеләр. Мөстәкыйль өйрәнү өчен буклетлар, брошюралар һәм “Вестник потребителя” дип аталган файдалы газета саннарын бирделәр.

Хезмәткәрләр район кибетләрендә (“Магнит”, “Чибис”, “Вамин”, “Энҗе”, РайПо кибетләрендә) социаль әһәмияткә ия азык-төлек продуктларына бәяләрне карап чыкты. Кулланучылар өчен социаль әһәмияткә ия барлык товарлар бар иде, бәяләрне арттырып кую күзәтелмәде.

Шулай ук Мамадыш шәһәре базарында да 24 исемдәге продуктларның бәяләрен һәм сыраның ничек куелганын тикшерделәр.

Отарка авылындагы шәхси эшкуарның кибетендә, бер кулланучының язмача шикаяте нигезендә, планнан тыш тикшерү үткәрелде. Шикаятьтә язылган фактлар: алдан ук төргәкләп куелган товарларны кулланучы өчен мәгълүматы, шул исәптән яраклылык вакыты турындагы мәгълүматы булмаган килеш сату расланды. Гомуми бәясе 6 мең сумнан артык булган мәгълүматсыз товарлар сатуга куелган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International