2016 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә "Кулланучыларның хокукларын яклау" темасына олимпиаданың йомгаклау этабы була.
Олимпиада инде дүртенче тапкыр уздырыла. Олимпиадада Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең гомуми белем бирүнең урта (тулы) программалары нигезендә белем алучы 9 - 11 нче сыйныф укучылары үз теләкләре буенча катнаша.
1 һәм 2 нче этаплар нәтиҗәләре буенча, олимпиаданың 3 нче этабына 41 укучы үтте.
Олимпиаданың 3 нче йомгаклау этабы республиканың ике шәһәрендә була:
Казанда - 2016 елның 31 октябрендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә (Казан ш., Һади Такташ ур., 94 й.).
Чистайда - 2016 елның 1 ноябрендә 10.00 сәгатьтә 4 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә (Чистай ш., Бутлеров ур., 7а й.).
Олимпиаданың 3 нче этабы ике турдан торачак:
- язмача тест уздыру;
- кулланучыларның хокуклары бозылуга бәйле рәвештә тәкъдим ителәчәк тәгаен бер очрак буенча дәгъва язуы төзү һәм әңгәмә.
Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар көтә!