Алкогольне – контрольгә

2016 елның 28 октябре, җомга

2016 елның 27 октябрендә Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Мидхәт улы Дәүләтшин ТР Чирмешән муниципаль районы администрациясендә чираттагы киңәшмәне үткәрде. Киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесе Ф.Ф. Минһаҗев, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Ф.Н. Зарипова, “Финанс-бюджет палатасы” МУ рәисе Ф.Ш. Гатин, авыл җирлекләре башлыклары, район территориясендә эшләүче оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре катнашты. Ул түбәндәге мәсьәләләргә багышланган иде: җиргә һәм милеккә салымнар җыю; коммуналь түләүләрне башкару; райондагы алкоголь базарының торышы. Шулай ук башка мәсьәләләр дә карап тикшерелде.

Киңәшмәдә чыгыш ясаган “Финанс-бюджет палатасы” МУ рәисе салым салына торган базаны арттыру юлларын күрсәтте, һәр торак пунктта бу салымнарны җыю хәлләре турында тәфсилле мәгълүмат бирде. Авыл җирлекләре администрацияләре башлыкларына, предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, салымнар җыюны арттыру буенча, шул исәптән физик һәм юридик затларның коммуналь хезмәтләр өчен түләве буенча эшне активлаштырырга өндәде.

Үз чыгышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы район алкоголь базарындагы вазгыятьне, аның Республика Хөкүмәте тарафыннан контрольдә тотылуын аңлатты; 2017 елның 1 гыйнварыннан алкогольле продукцияне ваклап сатуның барлык сәүдә объектларында, авыл җирендәге торак пунктларны да кертеп, ЕГАИСта теркәлеп башкарылырга тиешлеген искәртте.

Фәния Нуриәхмәт кызы алкогольле продукциянең законсыз әйләнешенә юл куймау буенча күрелүче чаралар турында сөйләде: “Аракы витринага куелмаган сәүдә ноктасында сезгә аны саталар икән, димәк, закон бозу күз алдында. Бары тик берләшеп кенә законсыз эшкуарлык эшчәнлегенә һәм алкоголь әйләнешенә каршы көрәш алып барырга мөмкин. Алкоголь һәм ялган продукциянең законсыз әйләнеше фактларын ачыклауда халыкны да актив катнашырга, “кайнар линия” телефонына яки Халык контроленә хәбәр итәргә өндим”.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International