Әлмәт эшкуарлары “фанфуриклар” сатуны дәвам иттерә

2016 елның 28 октябре, җомга

Сыйфаты шикле булган спиртлы продукцияне киштәләргә куймыйлар, косметик лосьоннарны рекламаламыйлар. Ләкин аларны кайдан алырга мөмкин булуын гражданнарның аерым категориясе белә. Сатучылар һәм аларның җитәкчеләре мондый продукциянең нинди максаттан сатып алынуын бик яхшы аңлый, әлбәттә.

“Фанфуриклар” белән нәтиҗәле рәвештә көрәшү өчен, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре сәүдә нокталарын даими күзәтеп торалар, исерткечкә бәйлелеге булган кешеләр белән әңгәмәләр үткәрәләр, “фанфуриклар” сатучыларны массакүләм мәгълүмат чараларында күрсәтәләр һәм андый продукцияне әйләнештән алалар.

22 октябрь көнне Россиянең ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге хезмәткәрләре, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә, Әлмәт шәһәренең Загородная урамындагы “Изюминка” кибетендә косметик лосьон сатылу фактын ачыкладылар. Сатучының эш урынын һәм склад бүлмәләрен караганнан соң, 434 флакон “Хлебный” һәм “На бруньках” лосьоннары табылды.

“Фанфуриклар” һәм контрафакт сатучыларны әхлак мәсәьәләләре дә, административ штрафлар да куркытмый, әлеге продукцияне тартып алу гына аларга сизелерлек зыян китерә. Хокук саклау һәм контрольлек итүче органнар спиртлы продукцияне законсыз әйләнештән алу буенча рейдларны дәвам иттерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International