Куллану базары өлкәсендә закон таләпләре үтәлеше буенча семинар

2016 елның 28 октябре, җомга

2016 елның 27 октябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Теләче районының Баландыш авылында ике сәүдә объектында: шәхси эшкуар Г.Ш. Мөхәммәтшинаныкында һәм шәхси эшкуар Ф.Т. Хәкимованыкында семинарлар үткәрде. Семинарлар вакытында РФ законнары нормалары турында, куллану базарында эшләгәндә, законнарның барлык таләпләре үтәлүгә уңайлы шартлар тудыру зарурлыгы турында, шулай ук әлеге нормаларны бозган өчен санкцияләр турында мәгълүмат бирелде.

Бер уңайдан бу сәүдә объектларында социаль әһәмияткә ия азык-төлек продуктларына бәяләр дә карап чыгылды. Кулланучылар өчен социаль әһәмияткә ия барлык товарлар бар иде, бәяләрне арттырып кую күзәтелмәде.

Катнашучыларга, Товарларның аерым төрләрен сатуның РФ Хөкүмәтенең 19.01.98 ел, № 55 карары белән расланган кагыйдәләренә һәм “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Федераль законга туры китереп, аңлатмалар бирелде.

Сатылучы товарларның яраклылык вакытына һәм аларны саклау шартларын үтәүгә контрольне көчәйтүгә аерым игътибар ителде.

Соңыннан кулланучылар өчен файдалы памяткалар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International