Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләт көйләве һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә эш авыл җирлекләрендә җирлек башлыклары белән хезмәттәшлектә даими алып барыла. Авыл кешеләре дә актив катнаша.
2016 елның 27 октябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И. Кадыйров, территориаль органның эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И. Абдуллина, Теләче районының Баландыш авылына барып, гражданнарны кабул иттеләр.
Халыкка, тәфсилләп, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнар, “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Федераль законның төп нигезләмәләре, Товарларның аерым төрләрен сатуның РФ Хөкүмәтенең 19.01.98 ел, № 55 карары белән расланган кагыйдәләре турында аңлатмалар бирелде.
Сыйфатсыз хезмәт күрсәтүләр һәм эш башкарулар алганда, сыйфатсыз товарларны кибеткә кире тапшыруга, алмаштырып алуга бәйле вазгыятьтә кулланучыларның хокукларына һәм дәгъва белдерү тәртибенә аерым игътибар бирелде. Сыйфатлы, ләкин формасы, габариты, фасоны, төсе, үлчәме яисә комплектлануы ягыннан туры килмәгән товарны алмаштырып алу һәм кире тапшыру мәсьәләләре дә яктыртылды.
Үз чыгышында хезмәткәр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлеге, кулланучыларның хокукларын яклау буенча аның вәкаләтләре турында мәгълүмат бирде.
Сыйфатсыз товарлар сатып алуга, төрле хезмәтләр күрсәтелгәндә һәм эшләр башкарылганда ачыкланган җитешсезлекләргә бәйле сораулар туган очракта, Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр. Андагы хезмәткәрләр бу мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер.
Очрашуда катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат язылган басма продукция таратылды.