ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар уздыру кысасында, Елхово авылына барып, сатылучы товарлар һәм күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфаты мәсәьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр. Авылда яшәүчеләр белән чираттагы очрашу аларның проблемаларын ачыклау, халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итү ысулларын табу, аларның үтәлешен контрольдә тоту һәм җирле хакимият белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү максатыннан оештырылды.
Шәхсән консультацияләр барышында алар Елхово авыл җирлеге хезмәткәрләренә, хуҗалык итүче субъектларга һәм авыл кешеләренә сыйфатсыз азык-төлек продуктларын сатуга чыгарырга ярамавын аңлаттылар. Территориаль орган хезмәткәрләре кулланучыларның хокукларын яклау буенча сорауларга җавап та бирде. “Халык контроле” ДМСның өстенлекләренә аерым игътибар бирделәр, чөнки ул хакимиятнең халыкка якынаюына юнәлдерелгән һәм кешеләр күтәрә торган проблемаларны хәл итүдә нәтиҗәле эш формасы булып тора. Бу система халыкның һәм дәүләт хакимиятенең хезмәттәшлеге өчен бердәм мәгълүмат кыры формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Кабул итү барышында һәркемгә тәфсилле аңлатмалар бирелде. Кайбер сораулар буенча аерым эшләү таләп ителә, мөрәҗәгать итүчеләр шуннан соң гына җавап алачак. Аралашуның мондый формасы авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне нәрсә борчуы турында тулы һәм объектив мәгълүмат алырга ярдәм итә.
Гражданнарны кабул итүгә игътибарның иң зурын бирергә кирәк, чөнки андый очрашулар һәм шәхсән аралашу кешеләрне дулкынландыра торган чынбарлыктагы проблемалар турында белергә һәм аларның чишелешен табарга булыша.