2016 елның 28 октябрендә ТР Аксубай муниципаль районы советының утырышлар залында Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф. Горбунов катнашында лицензиатлар һәм алкогольле продукция һәм сыра сатучы эшкуарлар белән семинар-киңәшмә булды. Алкоголь базары катнашучылары алдында “ККМ Сервис үзәге” ҖЧҖ вәкиле һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече чыгыш ясадылар. Киңәшмәдә түбәндәге темалар буенча фикер алыштылар: ЕГАИС системасы буенча сәүдә итү; ККТ (онлайн-кассалар) куллану турында № 54-ФЗ Федераль закон (2017 елдан башлап контроль-касса техникасы чекларның электрон вариантларын фискаль мәгълүматлар операторына җибәрергә тиеш, диелә анда).
“ККМ Сервис үзәге” ҖЧҖ белгечләре № 54-ФЗ закон күздә тоткан үзгәрешләр турында төп сорауларга җавап бирделәр, контроль-касса техникасын аз чыгымнар белән куллануның яңа тәртибенә күчүнең һәр адымын аңлаттылар, шулай ук яңа төр касса аппаратларын һәм сканерларны күрсәттеләр.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Г.Г. Билалов сыра һәм сырадан ясалган эчемлекләрне ваклап сату белән шөгыльләнүче оешмаларның җитәкчеләренә һәм шәхси эшкуарларга сыра һәм сырадан ясалган эчемлекләрне ваклап сату күләме турында декларацияләрне тапшыру кагыйдәләре, сроклары, тутыру тәртибе турында тагын бер кат искәртте.