2016 елның 28 октябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлеге әйдәүче белгече-эксперты Г.Х.Йосыпова Чүпрәле районының Марс авыл җирлегендә кулланучылар өчен профилактика чаралары уздырды.
Марс урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 – 11 нче сыйныф укучылары 6 нчы “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” азык-төлек программасының максатлары һәм бурычлары белән таныштырылды.
Белгеч “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” РФ законының төп статьяларын, техник катлаулы көнкүреш товарларын сатканда, сыйфатсыз товарлар сатып алганда барлыкка килүче низаглы вазгыятьне хәл итү тәртибен аңлатты. Катнашучыларга аяк киеме сатып алганда кулланырга кирәкле киңәшләр дә бирелде. Аяк киеменә, мех эшләнмәләренә гарантия сроклары тиешле сезон (кышкы, язгы, җәйге, көзге) башланган вакыттан исәпләнә. Чара ахырында, алган мәгълүматларын ныгыту өчен, укучылар анкета сорауларына җавап бирде.
Икенче чара – Марс авыл җирлеге бинасында, җирлек башлыгы Р.Р. Мостафин катнашында, авыл халкын кабул итү иде. 4 кешене кабул иттеләр. Авыл җирлеге белгечләре өчен дә кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча өйрәтү семинары булды.
Территориаль орган белгече Г.Х. Йосыпова халыкка шунысын да аңлатты: 2016 елдан башлап Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы (www.uslugi.tatarstan.ru) “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итү алкогольле продукциянең законсыз әйләнешенә юл куймаска булыша.
Моның өчен, авылда алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше турында заявка бирергә кирәк. Әлеге факт расланган очракта, мөрәҗәгать иткән кеше матди бүләк ала. Ул кеше турында мәгълүматлар яшерен булып кала.
Катнашучыларга кулланучылар өчен төрле сораулар буенча аңлатмалар язылган буклетлар, “Вестник потребителя” газетасының яңа саннары таратылды.