Яшьләрнең кулланучылык белемнәренең нигезе – тормышка юллама

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре ТР Баулы муниципаль районының 2 нче номерлы аерым предметларны тирәнтен өйрәнү урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен “Кулланучылык белемнәре нигезләре” темасына  лекцияләр, семинарлар уздырды.

Кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон алар игътибарына гамәли яктан аларда үз хокукларын һәм якыннарының хокукларын яклауга кызыксыну уяту максатыннан аңлатылды. Тормыштан мисаллар китерелде, укучылар бу очракта кулланучы – кем, мисалга китерелгән очрак кулланучыларның хокукларын яклауны җайга салучы законга туры киләме, һәр конкрет очракта мәсьәләне ничек хәл итәргә, дип фикер алыштылар.

Укучылар шулай ук төрле ситуацияләрне тикшерделәр, аларны сыйфатсыз товарны, аерым алганда смартфонны һәм планшетны кире тапшырып яки алмаштырып булу-булмавы, ремонтның гарантия сроклары, яраклылык вакыты чыккан азык-төлек продуктларын кире тапшыру мөмкинлеге һәм башка сораулар кызыксындырды. Укучыларга үз белемнәрен күтәрү һәм якыннарын яклау өчен кулланучылар памяткалары таратылды.

Мондый чараларны уздыруның максаты булып, кулланучыларның хокуклары турында белемнәр һәм аларны гамәлдә куллану күнекмәләрен формалаштыру, шулай ук укучыларның кулланучылык культурасын тәрбияләү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International