2016 елның октябрь ахырында бер кулланучыдан Арча районының Түбән Оры авылында урнашкан шәхси эшкуар Р.Р. Абдуллина кибетендә срогы чыккан товарлар сатылуы турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кергән гариза буенча, территориаль орган белгечләре, урынга барып, планнан тыш тикшерү оештырды һәм үткәрде.
Бу чара нәтиҗәсендә сатуда сроклары чыккан һәм бернинди мәгълүматы булмаган ит һәм кондитер әйберләре барлыгы ачыкланды, алар сатудан алынды. Ягъни гаризада әйтелгән фактлар расланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча акт төзелде һәм карап тикшерү өчен, Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенең Арча районы территориаль органына җибәрелде.
Битараф булмаган кешеләрнең арта баруы сөендерә. Татарстанда яшәүчеләр үзләренең тормыш позицияләрен ачык күрсәтәләр.