Законнарны белү – аларның сүзләрен белү генә түгел,
эчтәлеген һәм мәгънәсен дә белү ул.
Юстиниан I
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Россия Федерациясенең кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнары турында кулланучыларга һәм сатучыларга һәрдаим мәгълүмат һәм мәгърифәт биреп торалар (төрле-төрле өйрәтүче һәм мәгълүмат бирүче чаралар уздыралар, массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәменнән дә файдаланалар).
Әлмәт районының Түбән Абдул авылында хуҗалык итүче субъектлар өчен азык-төлек товарларын, шул исәптән алкогольле продукцияне ваклап сату эшчәнлеге алып барганда, таләпләрне үтәү, ЕГАИСның ничек эшләве һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча лекцияләр, семинарлар уздырылды.
Укыту хуҗалык итү субъектларын гамәлдәге законнарның сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә барлыкка килүче төрле ситуацияләрне хәл итү нормалары белән таныштыру максатыннан оештырылды. Аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.