Бер кулланучының ИП Р.Р. Абдуллина сәүдә объектында кулланучыларның хокуклары бозылу турындагы гаризасы нигезендә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, урынга барып, планнан тыш тикшерү үткәрү нәтиҗәләре буенча закон бозуларга юл куймауга юнәлдерелгән профилактика чарасы уздырылды.
Семинар барышында куллану базарын җайга салучы гамәлдәге закон таләпләрен үтәү мәсьәләләре карап тикшерелде. Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе законының, шулай ук хуҗалык итүче субъектларны тикшерүләр үткәрүне көйләүче законнарның төп нигезләмәләре каралды.
Моннан тыш, сатылучы товарларның яраклылык вакытына, аларны саклау шартлары үтәлүгә контрольне көчәйтүгә, кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасына, кулланучылар өчен кирәкле мәгълүмат булуга, товарларны сәүдә залына урнаштыруга, сатып алучылар белән исәп-хисапның дөрес ясалуына игътибар бирелде.
Хәзерге вакытта тикшерүче органның тикшерүләр уздыру мөмкинлекләре гамәлдәге законнар белән чикләнгән. Шуңа күрә сәүдә нокталарының киштәләрендәге бозылган продуктлар белән көрәшүнең бердәнбер юлы – планнан тыш тикшерүләр уздыру. Аларны уздыру өчен нигез булып, нәкъ менә гражданнарның кулланучыларның хокуклары бозылу турындагы шикаятьләр белән мөрәҗәгать итүе тора.
Барлык гражданнарны сатылучы товарларның яраклылык срокларына һәм аларны саклау шартларына бик нык игътибар бирегә өндибез!