Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый Совет утырышы

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

2016 елның 2 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә Иҗтимагый Совет утырышы уздырылды. Анда “Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне анализлау һәм кулланучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауның хокукый һәм оештыру нигезләрен камилләштерүгә һәм кулланучыларның белемен күтәрүгә  юнәлдерелгән профилактика чаралары уздыру буенча эшчәнлеге”, “2016 елда “Кулланучыларның хокукларын яклау” темасына олимпиада уздыру турында” мәсьәләләре каралды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый Совет әгъзалары бу мәсьәләләр буенча фикер алышуда актив катнаштылар. Аларның тәкъдимнәре һәм искәртмәләре алга таба эшләгәндә исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International