Бөгелмәдә Татарстан территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция өлкәсендәге вәзгыятьне контрольдә тоту буенча советның зона утырышы булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев уздырды. Утырышта тагын Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Алексеевсск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чистай һ.б. муниципаль районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре дә катнашты.
Утырыш җирле һәм республика җитештерүчеләре продукциясе күргәзмәсеннән башланып китте. Аннары киңәшмәнең үзенә күчтеләр.
Ел башыннан бирле ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе алкоголь базарының 9629 объектын тикшерде, 1872 хокук бозу ачыкланды, 24 миллион сумнан артык суммада штрафлар салынды. Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко белдерде. Шулай ук ул ЕГАИС системасының эше турында да сөйләде. Кызганыч ки, бүген 2293 объектның бары тик 988е генә сатуны теркәп бара. Бу – чама белән 34 процент.
Алкогольле һәм спиртлы продукциянең рөхсәтсез әйләнешенә юл куймау буенча күрелүче чаралар турында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсенең начальнигы урынбасары Ринат Акчурин сөйләде. Ул ЭЭМ линиясе буенча 22 меңнән артык тикшерү уздырылганын билгеләп үтте. ЮХИДИ хезмәткәрләре 500 меңнән артык автотранспорт чарасын тикшергән, 149 җинаять эше һәм 2690 административ эш кузгатылган, 201 тонна ялган аракы тартып алынган, Татарстанга ялган аракы кертә торган 8 канал ябылган, мондагы 4 урында җитештерү ябылган.
Хәзерге вакытта республикада алкоголь базарын атна саен күзәтеп торуның җайга салынганлыгы турында да әйтелде. 100 дән артык кеше генә яши торган кечкенә авылларда стационар сәүдә челтәре булмаса да, алар күчмә сәүдә хезмәте һәм республикада җитештерелгән продукция белән тәэмин ителгән. “Алкоголь контроле” дигән проект гамәлгә ашырыла, исерткеч эчемлекләр белән мавыгуның масштабларын киметү буенча эш активлаша төшкән.