Легальлек һәм сыйфат сагында – 21 ел.
Исәп башы дип Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ТР Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты структурасында Алкогольле продукциягә дәүләт монополиясен тәэмин итү инспекциясен булдыру турындагы 1995 елның 3 ноябрендәге № 810 карары санала.
ТР Этил спиртын, алкогольле продукцияне җитештерүгә, әйләнештә йөртүгә һәм аның сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе “давыллы” дип йөртелүче туксанынчы елларда, республиканың алкоголь базарындагы социаль-икътисадый вәзгыятьне яхшырту һәм җинаятьчелек белән көрәшне көчәйтү буенча республика җитәкчелеге уздыра торган чараларның тулы комплексыннан берсе буларак оештырылды.
Бу вакыт эчендә инспекция, шактый катлаулы юл үтеп, аякка басты һәм үсте, тәҗрибә туплады. Ул башкарма хакимиятнең татарстанлыларның сәламәтлеген һәм гомерен саклау, шулай ук халыкның кулланучылык белемен күтәрүне өстенлекле бурычы иткән органы репутациясен һәм статусын алуга иреште.
Бүген Дәүләт алкоголь инспекциясе кулланучыларның мәнфәгатьләре һәм Татарстан Республикасы икътисады сагында нык тора һәм Татарстан җитештерүчеләренең алкогольле продукциясе сыйфатын күтәрүгә, шулай итеп, республиканың абруен югары тотуга сизелерлек өлеш кертә.