2016 елдагы “Кулланучыларның хокукларын яклау” темасына олимпиада йомгаклары турында

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

“Кулланучыларның хокукларын яклау” темасына республика олимпиадасы тәмам булды.

Татарстан Республикасында “Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” максатчан программасы кабул ителде, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе бу программаның координаторы итеп билгеләнде. Программаның өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып, кулланучылык белемен күтәрү эшчәнлеге, шул исәптән урта уку йортлары укучылары өчен кулланучылык белемнәре нигезләре буенча олимпиада уздыру тора. Кулланучы буларак үз-үзеңне тоту нигезләрен белүнең актуальлеге һәм әһәмияте артканнан-арта бара.

Безнең республикада олимпиада инде дүртенче тапкыр үткәрелде. Быел “Кулланучыларның хокукларын яклау” дигән темага мәктәп укучылары арасындагы республика олимпиадасында катнашырга Татарстан Республикасы мәктәпләренең 9 – 11 сыйныфлары укучылары 2400дән артык гариза биргән иде. Олимпиадада катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта бара. Мәсәлән, 2031 елда олимпиадада 500ләп кеше катнашса, 2014 елда – 800гә якын, 2015 елда – 1800. Бу юнәлеш белән кызыксыну артуын, үсеп килүче буынның активрак була баруын күрсәтә бу саннар.

Укучылар алган кулланучылык белемнәре аларга күптөрле хезмәт күрсәтүләр һәм товарлар арасында ориентлашырга, әйберләрне дөрес итеп сайлап алырга һәм кулланучы буларак хокуклары бозылган очракта, тиешле гамәлләр кылырга булышачак.

Олимпиаданың 1 нче этабы www.tatzpp.ru сайтында дистанцион рәвештә тест формасында 13 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр үткәрелде. Икенче этапка 412 катнашучы узды.

2 нче этап шулай ук дистанцион рәвештә, кулланучыларның хокукларын яклауга бәйле темага эссе язу формасында булды (26 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр).

Олимпиаданың йомгаклау этабына 41 катнашучы узды. Быел конкурсның йомгаклау этабы Казан һәм Чистай шәһәрләрендә үтте.

Олимпиаданың жюри составы республиканың әйдәп баручы вузлары хокук белеме укытучыларыннан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Роспотребнадзорның ТР идарәсе һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләреннән торуын билгеләп үтәргә кирәк. Комиссияне Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган юристы, Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казандагы институты (филиалы) җинаятьләр буенча хокук белеме һәм җинаять процессы кафедрасы доценты Ю.И. Митюшкин җитәкләде.

Олимпиаданың йомгаклау этабында катнашучылар, кулланучыларның хокукларын яклау буенча тест сорауларына җавап биргәндә дә, практик бирем үтәгәндә – куллану базарының төрле өлкәләрендәге конкрет хәл буенча дәгъва язганда һәм аны нигезләгәндә дә кулланучылык белемнәренең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте.

Мәктәп укучылары кулланучылык законнарына бәйле бик катлаулы сорауларга җавап бирделәр, аларның җаваплары дөрес һәм тулы, “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” РФ законына, РФ Гражданнар кодексына, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә һ.б. таянган иде.

Әңгәмә нәтиҗәләре буенча, жюри бертавыштан олимпиаданың җиңүчесе дип ТР Актаныш муниципаль районы 1 нче номерлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 “б” сыйныфы укучысы Фәррахова Инзилә Фарис кызын таныды.

“Кулланучыларның хокукларын яклау” темасына олимпиаданың призерлары булдылар:

- Зарипова Эльнара Харис кызы, Казан шәһәренең 33 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 “а” сыйныфы укучысы (I дәрәҗә диплом);

- Гыйлаева Алсу Айдар кызы, ТР Актаныш муниципаль районы 1 нче номерлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 “б” сыйныфы укучысы (II дәрәҗә диплом), олимпиадада ул инде икенче ел рәттән катнашты, елдан елга белем дәрәҗәсенең арта баруын күрсәтте;

- Вахитова Алсу Шәүкәт кызы, ТР Тәтеш муниципаль районы Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 “б” сыйныфы укучысы (III дәрәҗә диплом).

Шулай ук “Кулланучылык белемнәре нигезләрен үзләштерүдәге уңышлар өчен”, “Кулланучылык белемнәрен күтәрүдәге тырышлык һәм ныклык өчен”, “Кулланучылык белемнәрен алуда активлык һәм максатка омтылучанлык өчен”, “Кулланучылык законнарын өйрәнергә омтылган өчен”, “Кулланучыларның хокукларын яклау” темасына укучылар олимпиадасында актив катнашкан өчен” дигән аерым номинацияләр буенча да призерлар билгеләнде (нәтиҗәләрне “Олимпиада” бүлегендәге таблицадан карагыз: http://tatzpp.ru/olimp).

“Кулланучылык буенча белем бирү үсешенә керткән өлеш өчен” номинациясендә һәм мәктәп укучыларын “Кулланучыларның хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасында катнашуга югары дәрәҗәдә әзерләгән өчен, республика уку йортлары арасында җиңүче дип Тәтеш муниципаль районы Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе билгеләнде.

Әлеге номинацияләр буенча барлык җиңүчеләрне һәм призерларны дипломнар, грамоталар, кыйммәтле һәм кызыксындыру бүләкләре көтә.

Олимпиадада катнашучыларның барысын да котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез!


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International