–Гражданнар игътибарын республикада җитештерелә торган товарларга җәлеп итәргә, кулланучыларга мондый товарларның өстенлекләре турында күбрәк сөйләргә кирәк, – дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхеразиев, Бөгелмәгә эш визиты белән килгәч.
ТР территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция өлкәсендәге хәлләрне контрольлектә тоту советының зона киңәшмәсе җирле һәм республика җитештерүчеләренең товарлары күргәзмәсеннән башланып китте. Күргәзмәгә җыелган халыкка сөт, икмәк-күмәч ризыклары һәм ликер-аракы әйберләре тәкъдим ителде. Чара“Татарстанныкын сатып ал!” акциясе кысаларында үтте.
Хәзерге вакытта республикабыз кирәкле товарлар белән үзен тулысынча тәэмин итә. Кибет киштәләрендә үзебездә җитештерелгән азык-төлек һәм хәмернең нинди генә юк! Җирле җитештерүчеләребез продукциясенең төп өстенлекләре – сыйфатлы һәм чагыштырмача очсыз булуы. Район хакимияте башлыгы Линар Закиров “идән асты”нда җитештерелгән спиртлы эчемлекләрне законсыз сату өлкәсендәге вәзгыятькә тукталып үтте. Аның әйтүенчә, мондый эчемлекләр легаль хәмерне базардан кысрыклауга, гражданнарның, киләчәк буынның сәламәтлегенә зыян салуга, төрле чирләргә һәм үлем-китем очраклары артуга китерә.
–Бөгелмәдә суррогатка каршы көрәш буенча актив эш алып барыла. Әмма бу эшне сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрү кирәк. Барлык структураларга бер йодрыкка төйнәлеп, кыю төстә эш итү шарт, – дип белдерде ул.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре тугыз ай эчендә районда спиртлы продукция әйләнеше өлкәсенә контрольлек итү буенча 163 чара үткәреп, закон сүзенә колак салмауның 42 очрагын (узган елның шушы чорында да – шуның кадәр үк) ачыклаган. Закон бозулар арасында – төнге сәгатьләрдә хәмер сату, “ике төрле максаттагы” сыекча белән сәүдә итү.
– Намуслы эшмәкәрләр спиртлы эчемлекләрне законсыз сату очраклары турында хәбәр итүдән тартылып тормаска тиешләр. Аларга үзләренең керемнәрен“күләгәдәге” бизнес вәкилләре тартып алуын белеп тору кирәк. “Халык контроле” системасы аша мөрәҗәгать итү бик уңайлы. Бүген ул актив төстә үсеп килә. Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең төп өстенлекләреннән берсе – гражданнарны хәмер белән законсыз сәүдә итү фактлары турында хәбәр иткән өчен матди яктан кызыксындыру. Ел башыннан бирле Татарстанда яшәүчеләргә 200 000 сумнан артыграк акча түләнде инде. Өч квартал эчендә әнә шундый административ материаллар буенча якынча 24 млн.сумлык штраф салынды. Бу средстволар урыннардагы бюджетларга күчерелә, – дип аңлатып үтте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко.
Хуҗаларыннан тартып алынган продукциянең төп өлеше – узган еллардагы кебек, Казахстан продукциясе түгел, ә “фанфурик”лар. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, аларны гражданнарның билгеле бер категориясе үз итә. Аңлы гражданнарыбыз бу хәлгә борчылып, кирәкле урынга вакытында хәбәр итеп килә. Нәтиҗәдә быел зур булмаган 12 күпләп сату объектында “ике төрле максаттагы” сыекча сатуга нокта куелды.
Утырышка йомгак ясап, халыкның суррогат сатучылар белән элемтәсен чикләргә кирәклеге турында искәртелде. Моның өчен, әйтик, Бердәм дәүләт авоматлаштырылган мәгълүмат системасына (ЕГАИС) тоташуга бәйле эшләрнең торышына мониторинг ясау шарт. Авыл җирлекләрендә хәмер сату белән шөгыльләнүче сәүдә объектларын гына алыйк. Бөгелмәдә аларның берникадәр өлеше генә ЕГАИС белән эшли. Калган эшмәкәрләрнең бу системага тоташу өчен гыйнвар аена кадәр вакыты бар. Шулай ук Татарстан продукциясен игътибар үзәгенә алырга кирәк. Бигрәк тә, бәйрәмнәр алдыннан. Акцияләр оештыру, товарлар белән таныштыру зарури.
Ел башыннан бирле районда хәмер базары объектларына һәм транспортка 600дән артыграк тикшерү үткәрелеп, закон бозу фактлары буенча өч җинаять эше кузгатылды.