Территориаль орган хәбәр итә

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль  органы белгечләре алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча даими эш алып бара.

Агымдагы елның октябрь аенда үткәрелгән контрольлек чаралары һәм административ тикшерүләр барышында закон бозуның 17 очрагы ачыкланды:

– көмешкә сатуның – 6;

– алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләү  – 3;

– билгеләнгән үрнәктәге маркалардан башка гына алкогольле продукцияне әйләнештә йөртү – 2;

– “ике төрле максаттагы” спиртлы сыекча сату – 1;

– декларацияләү өлкәсендә закон бозуларның – 5 очрагы.

Барлыгы 94,2 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция хуҗаларынанн алынды.

Бу юнәлештәге эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International