Алколосьоннар саткан өчен эшмәкәрләргә җәза чарасы күрелде

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Хосусый эшмәкәрләр, Татарстан Республикасы Арбитраж суды карарлары нигезендә, тартып алынган продукцияләре конфискацияләнеп, 10000 сум күдәмендә штраф билгеләнү нигезендә административ җаваплылыкка тартылды.

Лениногорск районының Шөгер авылындагы «Исток» кибетендә 41 савыт «Вита-септ» косметика лосьонын сату билгеләнде. Административ тикшерү барышында экспертиза үткәрелде. Эксперт тикшерүе нәтиҗәләренә караганда, продукция косметика чарасы түгел, ә су кушылган этил спирты (спирт күләме – 60,6%) булып тора һәм косметика продукциясенә карата куела торган ГОСТ таләпләренә җавап бирми.

Лениногорск районының Тимәш авылындагы «Бытовая химия» кибетендә 440 савыт «Березовые почки» косметика лосьонын сату факты ачыкланды. Экспертиза бәяләмәсенә караганда, монысы да косметика чарасы түгел, ә су кушылган этил спирты (спирт күләме – 61%) булып тора һәм косметика продукциясенә карата куела торган ГОСТ таләпләренә җавап бирми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International