Сатучылар өчен файдалы очрашу

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Без барыбыз да базардагы товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне кулланучылар булып торабыз. Әмма еш кына сатып алынган товарларыбыз яки ниндидер оешма тарафыннан башкарылган эш, йомшак кына итеп әйткәндә, сыйфатсыз булып чыга. Кайвакыт ачыктан-ачык ялганга юлыкканыбыз да бар. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” законны дөрес итеп үтәү сатучы белән сатып алучы арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне уңышлы төстә җайга салу нигезе булып тора. Әлеге закон нигезендә һәр кулланучы тормышы, сәламәтлеге һәм мөлкәте өчен зыянсыз булган, сыйфатлы товар сатып алу хокукына, товарны кире кайтару яки башкасына алыштыруга, сыйфатсыз товарга бәйле чыгымнарны компенсацияләүгә, шулай ук бу закон бирә торган башка гарантияләргә хокуклы.

Шуны истә тотып, 2016 елның 8 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әтнә районында «Почта России» ФГУП һәм “Илсөя” сәүдә объектларында сатучылар өчен аңлату эше үткәрде. Чара Европа сыйфат атнасына багышлап уздырылды. Сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен аңлату, “Азык-төлекнең сыйфаты һәм иминлеге турында” 02.01.2000 ел, № 29-ФЗ Федераль закон нигезендә билгеләнгән тәртиптә дәүләт теркәве аша үткән һәм норматив документлар таләпләренә туры килүче азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм иминлеге турында мәгълүматлар ирештерү чараның төп максатына әйләнде.

Түбәндәге очракларда азык-төлекне сатарга ярамый:  

  • норматив документлар таләпләренә туры килмәгәндә;
  • сыйфатсызлыгы билгеләре ачыктан-ачык күренеп торганда һәм азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм сәламәтлек өчен иминлеген тәэмин итү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеген хәл кылучы органнар вәкилләрендә азык-төлек продуктларын тикшергәндә бу продуктларның сыйфатсызлыгына шик калмаганда;
  • күрсәтелгән мәгълүматларына туры килмәгәндә һәм аларның ялганлап җитештерелүенә нигезле шик булганда;
  • билгеләнгән яраклылык срокларына ия булмаганда (яраклылык срокларын билгеләү мәҗбүри булып торган азык-төлек өчен) яки яраклылык сроклары чыкканда;
  • законда яки норматив документларда күздә тотылган мәгълүматлардан торган маркировкасы булмаганда яки мондый мәгълүматлары булмаганда.

Мондый продуктлар сыйфатсыз һәм сәламәтлек өчен зыянлы дип санала. Алар сатылмаска, утильләштерелергә яки юкка чыгарылырга тиеш.

Югарыда телгә алып үтелгән таләпләр һәм тыюлар шулай ук азык-төлеккә бәйләнешле материаллар һәм эшләнмәләргә дә, ягъни азык-төлекне җитештерү, төрү, саклау, ташу-йөртү, сату һәм куллану өчен файдаланыла торган материаллар һәм эшләнмәләргә, шул исәптән технологик җиһазларга, приборлар һәм җайланмалар, әрҗәләр, савыт-сабага, кухня кирәк-яракларына да кагыла.

Россия Федерациясе территориясенә дәүләт теркәве аша үтмәгән азык-төлекне, материаллар һәм эшләнмәләрне (үзләренә карата мәҗбүри теркәлү билгеләнгән материаллар һәм эшләнмәләр) кертү тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International