2016 елның 8 ноябрендә Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, Европа сыйфат атнасы чаралары планы нигезендә, хосусый эшмәкәр Д.И. Шәрәфиевнең «Радан» мебель салонында сатучылар белән мебель сатып алу, аның сыйфаты һәм кимчелекләре буенча килеп чыгу ихтималы булган проблемалар һәм бәхәсләр, мебельне кулланучының хокуклары турында әңгәмә үткәрде. Әлеге сәүдә объектында Ижевск, Ульяновск, Башкортстанда җитештерелгән йомшак һәм корпуслы мебельнең киң ассортименты кулланучылар хозурына тәкъдим ителгән. Әйтергә кирәк, «Радан» мебель салонында Арча районы халкы гына түгел, бәлки Балтач, Биектау районнары һәм Казанда яшәүчеләр дә йорт җиһазларын бик теләп ала.
Сыйфатсыз мебель
Закон нигезендә сатучы сатып алучыга сыйфатлы товар биреп җибәрергә тиеш. Файдалану процессында мебельнең сыйфатсыз булуы ачыкланырга мөмкин. Кимчелекләренең тулаем конструкциясенә, материал һәм тышлыгының сыйфатына, аерым элементлары һәм фурнитурасына кагылу ихтималы бар. Файдалану процессында мебельнең төсе үзгәрергә яки ярылган-җимерелгән урыннары барлыкка килергә мөмкин. Монысының да җитештерүче гаебе аракасында яки җиһазны саклау, китерү-йөртү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан булуы бар. Мебельнең кимчелекләрендә кемнең гаепле булуын билгеләү өчен экспертиза үткәрергә кирәк.
Мебельне кулланучының хокуклары
Мебель озак файдаланыла торган товарлар исемлегенә кергәнлектән, җитештерүче яки сатучы аның гарантия срогын гына түгел, мебельнең яраклылык срогын да билгеләргә мөмкин. Мебельгә гарантия срогы ике елдан кимрәк вакытка билгеләнгән очракта да сатып алучы, җитештерүдәге кимчелекне ачыклаганда, претензия белдерүгә хокуклы. Гарантия срогы товарны сатып алу көненнән билгеләнә. Касса чегы яки товар чегы сакланылмаган очракта, кулланучы шаһитлар күрсәтмәләре нигезендә дәгъва белдерүгә хокуклы. Сыйфатсыз мебель, сатып алучы таләбе белән, сатып алынганнан соң кыйммәтләнсә дә, бәясе яңадан исәпләнелмичә, шундый ук марка һәм артикулдагы башкасына алыштырылырга мөмкин. Бәясен яңадан исәпләтеп, мебельне башка маркадагысына алыштырырга мөмкин. Бу ике очракта гарантия срогы мебельне алыштыру көненнән башлана. Сыйфатсыз мебель сатып алучының таләбе буенча мөрәҗәгать ителгәннән соң 45 тәүлектән дә артмаган вакыт эчендә ремонтланырга тиеш. Кулланучы мебельгә өченче затларның көче белән ремонт ясатып, сатып алучы яки җитештерүчедән ремонт бәясен каплауны таләп итәргә мөмкин. Шул ук вакытта гарантия срогы ремонт вакытына, тәгаенләп әйткәндә, мөрәҗәгать иткән көннән алып ремонтланган мебельне өйгә алып кайтып киткән көнгә кадәрге срокка озайтыла. Мебельдәге кимчелек аркасында кулланучы зыян күргән очракта сатучы (җитештерүче) китерелгән зыянны капларга бурычлы. Мебельдәге кимчелекнең кемнең гаебе белән килеп чыгуына карата бәхәс купса, сатучы, җитештерүче яки импортер хисабына экспертиза үктәрелә. Сатып алучы экспертизаны үз күзләре белән карап торуга һәм аның нәтиҗәләренә риза булмаган очракта судка гариза белән мөрәҗәгать итүгә хокуклы.
Мебельдә кимчелекләр ачыкланган очракта кулланучыга нишләргә?
Гарантия срогы, яраклылык срогы дәвамында яки сатып алганнан соң ике елдан да артыграк булмаган вакыт эчендә теге яки бу кимчелек ачыкланса, кулланучыга, үз теләгенә карап, контрагентлардан берсенә – сатучыга, җитештерүчегә (чит ил җитештерүчесен яки импортерны кертеп) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сатып алу көнен билгеләп булмаган очракта гарантия срогы мебельне җитештерү көненнән башлап исәпләнелә. Язмача гаризаны ике нөсхәдә тутырырга кирәк. Аның берсе сатучыда (җитештерүче) кала, икенчесе сатып алучыда саклана. Сатып алучының нөсхәсендә гризаны кабул итеп алу турында билге яки гаризаны тапшыру турында ике шаһитның имзасы булырга тиеш. Мәсьәләне тыныч юл белән хәл итеп булмаган очракта кулланучы документларны судка тапшырырга мөмкин.
Чара ахырында сатучылар үткәрелгән әңгәмә өчен рәхмәт сүзләре ирештерде. Шулай итеп, алар үзләрен борчыган барлык сорауларга квалификацияле җаваплар ишетеп, алга таба тагын очрашырга теләк белдерде.