2016 елның 10 ноябрендә «Торговый двор» ярминкәсе территориясендә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Әлмәт ш., Ленин ур.), Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында, гражданнар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен консультацияләр көне уздырыла.
Дөнья җәмәгатьчелеге 1995 елдан бирле Европа сыйфат атнасын үткәреп килә. Бөтендөнья сыйфат көненең төп максатларыннан берсе – җәмәгатьчелек игътибарын товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына җәлеп итү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының куллану базарындагы товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән мәсьәләләр буенча, шулай ук товар өчен түләнелгән акча средстволарын кире кайтарып алу, товарны башкасына алыштыру, товарга экспертиза үткәрү һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә башка мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирәчәк.