Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, Бөтендөнья сыйфат көнен бәйрәм итү кысаларында, ТР Баулы муниципаль районының аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган №2 урта мәктәп укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәр буенча дәресләр үткәрде
Дәресләрдә укучыларга җирле җитештерүчеләрнең товарларын сатып алуның өстенлекләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәрелеп килә торган дегустацияләр нәтиҗәләре турында сөйләп үтелде. Моннан тыш балалар кулланучыларның төп хокуклары, шулай ук аларны тормышка ашыруның механизмнары белән таныштырылды.