Әнием, планшет сатып алдым!

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Балаларны икмәк яки сөт алырга дип кибеткә җибәргәндә, ничә яшьтән бала товар сатып алырга мөмкин икән, дигән уй күпләребезнең башына да кермидер, мөгаен.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре әти-әнисе рөхсәтеннән башка гына балаларның кыйммәтле товарлар сатып алу очраклары белән яхшы таныш. Мисалга, бервакыт 10 яшьлек бала әти-әнисеннән сорамыйча акча алып, шактый ук кыйммәтле планшет сатып алган иде. Икенче көнне үк баланың әтисе товарны кибеткә киредән тапшырырга уйласа да, сәүдә объектында аңа сату-алу килешүен өзүдән баш тартылды.

Шуны истә тотып, ата-аналар һәм сатучылар игътибарына түбәндәгеләрне ирештермәкче булдык:

Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 28 статьясындагы 2 пункты нигезендә, алтыдан ундүрт яшькә кадәрге балалар мөстәкыйль рәвештә хокуклы: вак-төяк көнкүреш алыш-бирешләрен; нотариуста раслауны яки дәүләт теркәвен таләп итмәгән бушлай файда алуга юнәлдерелгән алыш-бирешләрне; билгеле бер максат яки үз ихтыяры белән тоту өчен, законлы вәкиле яки законлы вәкиленең рөхсәте белән өченче зат тарафыннан бирелгән средстволар белән эш итү буенча алыш-бирешләрне хәл итүгә.

Вак-төяк көнкүреш алыш-бирешләре – кече яшьтәге баланың яки аның гаиләсе әгъзаларының гадәти, көндәлек ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән, кечкенә генә суммадагы алыш-бирешләр. Әйтик, ипи, сөт,  көн саен кирәкле башка ризыклар, дәфтәр, бала өчен һәр көн саен кирәкле  бүтән әйберләр сатып алу, кайбер башка алыш-бирешләр ясау – теләсә кайсы бала өчен куллану характерындагы әйберләр ул.   Ягъни алар балигъ булмаган баланың яшенә туры килергә тиешле әйберләр. РФ Законында моның ише алыш-бирешләрнең “вак-төяк” булырга тиешлеге билгеләнеп, балигъ булмаганнар тарафыннан сатып алына торган әйберләр бәясенең һәм чыгымнарның зур булмавы күздә тотылган.

Исегезгә төшерәбез: кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча сорауларыгыз булса, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә аласыз. Безнең адрес: ТР, Арча ш., Банк ур., 2а й., тел.: 8(84366) 3-28-93.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International