2 ноябрьдә Кайбыч районы иҗтимагый үзәгенең актлар залында алкогольле продукцияне ваклап сату өчен лицензиягә ия булган эшмәкәрләр һәм сәүдә объектлары җитәкчеләр белән киңәшмә булып узды.
Чарада район хакимияте башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, аның икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы начальнигы Марина Тихонова һәм әлеге органның контрольлек-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Анна Гыйләҗева катнашты. Эльвира Заһидуллина агымдагы елның тугыз аенда Кайбыч районында алкогольле продукция сатуга анализ ясап, статистика мәгълүматларын китерде. Киңәшмә барышында хәмер базарын җайга салу турында гамәлдәге закон нигезләмәләрен тормышка ашыруда килеп туган проблемалар, шулай ук авыл җирлегендә урнашкан оешмаларны ЕГАИС системасына тоташтыру мәсьәләләре каралды. Район хакимияте башлыгы киңәшмәдә катнашучылар игътибарын закон таләпләрен үтәүнең зарурилыгына юнәлтте.