Гражданинга маркировкасыз хәмерне әйләнештә йөрткән өчен җәза чарасы күрелде

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Полиция хезмәткәрләре белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре тарафыннан Чаллы шәһәрендә яшәүче берәүнең административ хокук бозу  – акциз маркалары белән тамгаланмаган 660 шешә «Кристалл Актюбинская Березовая»  аракысын әйләнештә йөртү факты билгеләнде.

Закон бозучыга карата РФ КоАП 15.12 статьясының 4 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелеп, Әлмәт шәһәр судына карап тикшерүгә җибәрелде.

Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәр суды карары белән гражданин административ хокук бозуда гаепле дип танылып, алынган алкогольле продукциясен конфискацияләү нигезендә, 4000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза чарасына тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International