2016 елның 1 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына алынган мөрәҗәгать нигезендә үткәрелгән контрольлек чаралары барышында хосусый эшмәкәр Е.Н.Гришинның «Фактория» кибетендә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Түбән Кама ш., Вахитов пр., 8/14 й.) – сатып алучыларның (кулланучылар) кереп-чыгып йөрүләре өчен ишеге күп фатирлы торак йортның ишегалды ягында урнашкан кибеттә алкогольле продукция (сыра) сату факты билгеләнде. Тикшерү нәтиҗәсендә 100,24 л сыра сатудан алынды.
Хосусый эшмәкәр РФ КоАП 14.16 статьясының 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзүгә чакыртып алынды.
“Халык контроле”нә бу хактагы хәбәрне урнаштырган гражданинга республика бюджетыннан 3 000 сум күләмендә акча биреләчәк.