Балалар бакчасы янәшәсендә сыра саталар

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

2016 елның 7 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан халык куллануы товарлары бәяләренә һәм ассортиментына миниторинг ясау барышында Югары Ослан районының Октябрьский бистәсендәге «Шашлычная» кибетендә алкогольле продукция (сыра һәм сыра эчемлекләре) сату факты билгеләнде.

Әлеге кибетнең ишеге балалар бакчасы капкасыннан 50 метрдан кимрәк ераклыкта урнашкан. Бу район башкарма комитеты җитәкчесенең  25.03.2013 ел, № 365 карарын бозу булып тора.

Шул сәбәпле кибет хуҗасына карата РФ КоАП 14.16 статьясының 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International