21 октябрь көнне 23.00 сәгатьтә Зеленодол шәһәрендә полиция хезмәткәрләре ВАЗ 21102 маркалы автомобиль багажнигында хәмер исе килеп торган үтә күренмәле сыекча тутырылган 5әр литрлы 4 пластик шешәгә тап булды.
Продукция хуҗалары – автомобиль йөртүче һәм пассажир (1996 елда туган) аңлатып үткәнчә, аракыны алар интернет аша биш литрлы бер савытын 400 сумнан сатып алганнар. Бер егетне армиягә озату мәҗлесе өчен. Тик бу ир-атлар хәмернең сыйфаты турында гына уйлап та карамаганнар.
Хәзерге вакытта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрә. Хуҗаларыннан алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде.