Бу гражданин Россия Федерациясенең акциз маркалары белән тамгаланмаган 660 шешә «Кристалл Актюбинская Березовая» аракысын әйләнештә йөрткән.
Полиция хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре административ хокук бозу – “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукция куллануны (эчү) чикләү турында” 22.11.1995 ел, № 171-ФЗ Федераль закон таләпләрен санга сукмыйча алкогольле продукцияне әйләнештә йөртү фактын билгеләде.
Шулай итеп, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре РФ КоАП 15.12 статьясының 4 өлеше буенча – Россия Федерациясе законында билгеләнгән маркировкасыз һәм (яки) мәгълүматлары күрсәтелмичә алкогольле продукцияне әйләнештә йөртү (мондый маркировка һәм (яки) мәгълүматлар күрсәтү мәҗбүри булган очракта) – административ хокук бозу турында беркетмә төзеде. Материаллар Әлмәт шәһәр судына тапшырылды.
Гражданин Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәр суды карары белән административ хокук бозуда гаепле дип танылып, алкогольле продукциясен конфискацияләү нигезендә, 4000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза чарасына тартылды.