2016 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сөт ризыкларына куллану дегустациясе үткәрә.
Дегустация үткәрүнең максаты – сатып алынган сөт ризыклары үрнәкләренең сыйфатын һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгын бәяләү, алынган нәтиҗәләр турында кулланучыларга җиткерү, шулай ук бу өлкәдәге вәзгыятьне яхшырту максатыннан җитештерүчеләр, сатучыларның уртак тырышлыгы белән, халыкны сыйфатлы һәм сәламәтлек өчен куркынычсыз продукция белән тәэмин итүдәге проблемаларны билгеләү.
Чарада профессиональ экспертлар, контрольлек итүче органнар, сынау лабораторияләре, министрлыклар һәм ведомстволар, җитештерүче предприятиеләр, сәүдә челтәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашачак.